Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Алабуга районында Чулман елгасы аша беренче боз кичүе ачылды
Боз кичүе Покровское–Красный Ключ маршруты буенча эшли, аңа «Чулман кичүләре» ҖЧҖ тарафыннан тәүлек әйләнәсе хезмәт күрсәтелә.
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Алабуга районының Покровское авылында быелгы беренче боз кичүе ачылды, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Боз кичүе Покровское–Красный Ключ маршруты буенча эшли, аңа «Чулман кичүләре» ҖЧҖ тарафыннан тәүлек әйләнәсе хезмәт күрсәтелә.

Кичүнең киңлеге – 40 метр, озынлыгы 680 метрга якын. Ул Түбән Камага кадәр юлны 90 чакрымга кыскарта.
Бүген анда юл билгеләре һәм шлагбаумнар урнаштырылган инде, коткару чаралары да бар. Боз кичүе бер сменага 200гә якын автомобильне үткәрер дип көтелә.

ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов искәрткәнчә, кичүдә иминлек каешын ычкындырырга, акрын хәрәкәт итәргә, туктамаска һәм башка машиналарны узмаска кирәк. Кичүдән җәяүлеләр дә файдалана ала, әмма алар юлның ике ягындагы махсус сукмаклардан гына хәрәкәт итәргә тиеш.

Боз кичүендә балык тоту өчен боз тишү катгый тыела. Рейс автобусларының шоферлары кичүгә керер алдыннан пассажирларны төшерергә тиеш.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз