news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Алабуга районы фермеры килограммлы томатлар үстергән

Фермер көн саен 750 кг чамасы уңыш җыя.

Татарстанның Алабуга районы фермеры килограммлы томатлар үстергән
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Алабуга районындагы фермер Валерий Тукмачев 1 кг авырлыктагы томатлар үстерә. Ул әзер продукцияне ел дәвамында сату өчен җитештерүне киңәйтергә, яшелчә саклагыч төзергә планлаштыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Быел уңайлы һава торышы һәм вакытында агротехник чаралар күрү аркасында томатлар рекордлы массага кадәр үсте. Әлеге гигантның сорты - «Изабель F1 Гавриш». Томатлар эсседә бик тиз өлгерә башлады — фермер көн саен 750 кг тирәсе уңыш җыя», — диелә хәбәрдә.

Тукмачев ябык грунтта яшелчәләр үстерү белән беренче ел гына шөгыльләнми. Аның хуҗалыгы Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан яшелчә җитештерүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә каралган субсидияләр рәвешендәге ярдәмне ала.

Фермер үсентеләрне февральдән башлап 4,8 мең квадрат метр мәйданлы теплицада утырта башлый. Һәм инде март аенда ук Алабуга сәүдә челтәрләренә дә әзер продукция сата.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100