news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Актаныш районында аерылып киткән боздан сигез балыкчыны коткарганнар

Бу хәл Әҗәкүл авылы янында Агыйдел елгасында булган.

Татарстанның Актаныш районында аерылып киткән боздан сигез балыкчыны коткарганнар

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Актаныш районында аерылып киткән боздан сигез балыкчыны коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген көндез 112 бердәм номерына Әҗәкүл авылы янында аерылып киткән бозда балыкчылар булуы турында хәбәр килде.

Урынга 103 нче янгын часте сүндерүчеләре, шулай ук Актаныш һәм Кызыл Кама оператив төркемнәре китте», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Балыкчыларны ярдан илле метр ераклыкта табып алалар. Аларны һава мендәре судносында алып чыгалар. Нәтиҗәдә, бер кеше дә зыян күрмәгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100