news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанның агросәнәгать комплексында хезмәт хакы түбән

Быелның дүрт аенда ул 7812 сум тәшкил иткән

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның агросәнәгать комплексында хезмәткә түләү һәм энергия саклауның торышына бәйле мәсьәләләргә багышланган киңәшмә үткәрде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
М.Әхмәтов билгеләп үткәнчә, хезмәтнең нәтиҗәлелеге һәм авыл кешеләренең эшкә омтылышы хезмәт хакына бәйле. Эш хакы хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелергә тиеш.
Министрның сүзләренә караганда, Татарстанның агросәнәгать комплексындагы система бу максатка җавап бирми. Узган ел Татарстанның агросәнәгать комплексында уртача хезмәт хакы – 8048, быелның дүрт аенда 7812 сум тәшкил иткән.
Министрның аграр һәм икътисади үзгәртеп корулар буенча урынбасары Николай Якушкин сүзләренчә, хезмәт хакы түбән булуның төп факторлары берничә сәбәпкә бәйле. Беренчедән, 2009 елның 1 гыйнварыннан ук кертелсә дә, әле дә булса 4330 сум күләмендә минималь хезмәт хакы түләмәүче хуҗалыклар да бар. Икенчедән, кайбер хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр үзләренең хезмәт нәтиҗәлелегенә бәйле булмаган эш хакы ала. Өченчедән, авыл кешеләренә нормадан тыш эшләнгән вакыт өчен өстәмә акча түләмиләр. Моннан тыш, кайбер районнарда 2008-2012 елларга исәпләнгән авыл хуҗалыгын үстерү район программалары кысаларында җитәкчеләр хезмәт хакын арттыру буенча үз өзстенә алган йөкләмәләр үтәлми.
Министрның механикалаштыру һәм инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Сабирҗанов хәбәр иткәнчә, соңгы елларда энергия ресурсларын янга калдыру һәм алардан рациональ файдалану юнәлешендә сизелерлек эш башкарылган. Мисал өчен, 2009 елда электр энергиясеннән файдалану – 48, ягулык-майлау материалларын куллану 36 процентка кимегән. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме арткан.
Марат Әхмәтов район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары алдына кайбер бурычлар куйды. Алар алдында кыска вакыт эчендә үз районнарының авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә хезмәткә түләү системасын яңадан карау бурычы тора.




autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100