Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның «аграрий» журналистлары Бөтенроссия гаммәви мәгълүмат чаралары фестивалендә алдынгы урыннарга чыккан
Татарстанның «аграрий» журналистлары Бөтенроссия гаммәви мәгълүмат чаралары фестивалендә алдынгы урыннарга чыккан
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Мәскәүдә узган Бөтенроссия өлкә, край, республика һәм район гаммәви мәгълүмат чаралары фестивалендә агросәнәгать комплексы үсеше һәм заманча авыл тормышын яктыртучы Татарстан журналистлары алдынгы урыннарга лаек булган. Газета редакцияләре, теле- һәм радиокомпанияләр конкурсында мөхәррире журналист Владимир Белосков булган «Земля-землица» тармак газетасына икенче урын бирелгән. Автор эшләре конкурсында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәткәре Гөлнирә Габдрахманова беренче урынга лаек булган.
Россиянең 70 субъектыннан 2000нән артык журналистны җыйган «Агро-СМИ-2005» Бөтенроссия конкурсы, «Алтын көз» Бөтенроссия күргәзмәсе кысаларында узган. 8 октябрьдә әлеге чараны «Россия аграр хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр буенча федераль агентлык уздырган. Фестивальдә агросәнәгать тармагы үсеше юлларын һәм заманча авыл тормышы проблемаларын яктыртучы журналистлар катнашкан. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ Федерация Советы әгъзалары катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз