news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанның аграр делегациясе Берлинга "Яшел атна"га китте

ТР товар җитештерүчеләре үз продукцияләрен реклама проспектлары, макетларда һәм табигый продукция рәвешендә алып бара

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанның аграр делегациясе Берлинга 16-25 гыйнварда узачак "Яшел атна"га китте. ТР товар җитештерүчеләре үз продукцияләрен реклама проспектлары, макетларда һәм табигый продукция рәвешендә алып бара. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Бүгенге көндә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-җитештерү институты, "Умартачылык идарәсе" ДБУ, "Майский" теплица комбинаты, "Пестречинка" ҖЧҖ, "Чаллы-бройлер" ҖЧҖ, "Просто молоко" ААҖ, "Татспиртпром" ААҖ, "Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты" ААҖ - барлыгы 11 предприятие вәкилләре Берлинда инде. Берлинда "Яшел атна" - ул  бер түбә астына бер-берсе белән бәйле өч юнәлештәге - азык сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм бакчачылыкны туплаучы дөньядагы иң зур һәм бердәнбер күргәзмә.

«IGW Berlin» дөньяның әйдәп баручы концерны, күпләп һәм ваклап сатучы сәүдә компанияләре җитәкчеләрен, кулланучыларны, авыл хуҗалыгының төрле өлкәсе белгечләрен, агроном, технологлар игътибарын үзенә җәлеп итә. Яшел форум мөһим сәяси чара санала - аңа рәсми делегацияләр, министрлар һәм дәүләт секретарьләре килә. «IGW Berlin 2015» эшлекле программасы кысаларында форум, семинар, конференция һәм комитет утырышлары узачак.

Россия күргәзмәнең даими катнашучысы санала. Быел да ул мәйданы 6 мең квадрат метр тәшкил иткән аерым павильонны били.               

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100