Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның аерым территорияләрендә Африка дуңгыз чумасы буенча карантин бетерелде
Бу турыда ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков имзалаган указ чыкты.
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның аерым территорияләрендә хайваннарның Африка дуңгыз чумасы белән авыруына һәм аның таралу куркынычына бәйле кертелгән чикләү чаралары, ягъни карантин бетерелү турында указ чыкты. Әлеге документны ТР Президенты вазифаларын башкаручы – Премьер-министр Илдар Халиков имзалаган. Шушы рәсми документ бүген Татарстанның хокукый мәгълүмат порталына урнаштырылды.
Указда әйтелгәнчә, 2016 елның 21 октябреннән Нурлат районы Сосновка, Елаур, Чуваш Тимерлеге, Кирпичное, Рождественский, Стекольный, Петровский бистәләре административ чикләрендә карантин бетерелә. Алар куркыныч янаган I зонага керде.
Шулай ук хәтәр булган II зонага кертелгән Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән, Чистай районнары административ чикләрендә дә карантин, янаган куркынычтан сакланышы уртача һәм югары булган III һәм IV компартментларга караган дуңгызчылык комплексларыннан кала, бетерелә.
Шул ук вакытта 2017 елның 21 апреленә кадәр, ягъни 6 ай буена I, II зоналарның территориясендә дуңгызлар һәм суйганнан соң Цельсий буенча 70 градустан югарырак сәнәгый эшкәртеп зарарсызландырмаган дуңгызчылык продуктларын кая да булса чыгаруда чикләүләр саклана. Дуңгыз сату һәм халыктан дуңгыз сатып алу тыела. III һәм IV компартментларга кертелгән хуҗалыкларга тыюлар кагылмый. Указ кул куйган көннән көченә керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз