news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның аеруча кыйммәтле авыл хуҗалыгы җирләре ачыкланды

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика Хөкүмәте карары белән Татарстанда аеруча продуктив авыл хуҗалыгы җирләре исемлеген төзеде.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”) Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика Хөкүмәте карары белән Татарстанда аеруча продуктив авыл хуҗалыгы җирләре исемлеген төзеде. Әлеге проект хәзерге вакытта ТР Министрлар Кабинетына раслауга тапшырылган, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Аеруча кыйммәтле җир дигәндә, фәнни оешмаларның тәҗрибә-җитештерү һәм югары уку йортларының укыту-тәҗрибә җирләре, муниципаль районда уртача кадастр бәясеннән 50 процентка кыйммәтрәк торган авыл хуҗалыгы җирләре, ягъни ТР Җир кодексының 40.1 маддәсендә телгә алынган махсус билгеләнелгән җирләр турында сүз бара. Бу мәгълүматлар торак пунктларның чиген билгеләгәндә яки үзгәрткәндә, юллар төзегәндә, файдалы казылмалар чыгарганда һ.б. исәпкә алынырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100