news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанның 92 өлкән кешесе ТР буенча Кадастр палатасына консультация сорап мөрәҗәгать иткән

1 октябрьдә учреждениедә пенсионерлар өчен махсус 5 консультация пункты эшләгән

(Казань, 2 октября, «Татар-информ»). 1 октябрьдә Татарстанның 92 өлкән кешесе ТР буенча Кадастр палатасына консультация сорап мөрәҗәгать иткән. Бу көнне учреждениедә пенсионерлар өчен махсус 5 консультация пункты эшләгән.

Күчемсез милекләрен рәсмиләштергән вакытта авырлыклар да, йорт һәм җирләрен рәсмиләштерергә генә җыенучылар да алдан язылмыйча гына кабул итүгә эләгергә тырышкан. 8 сәгать дәвамында сорауларга ТР буенча Кадастр палатасы директоры Ленара Мозаффарова һәм аның урынбасарлары җавап биргән. Берничә кешегә җир низагларына бәйле катлаулы вазгыятьләрне аңлау өчен югары квалификацияле юридик ярдәм таләп ителгән. Аларга судка гариза язарга булышканнар.

Теләсә кайсы эш көнендә ТР буенча Кадастр палатасы җитәкчеләренә консультация алу өчен мөрәҗәгать итәргә була, дип искәртә ведомствоның матбугат хезмәте. Алдан 8 (843) 533-10-92 телефонына шалтыратып язылырга кирәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100