news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 8 спортчысы кышкы Олимпия уеннарында катнашуга кандидат

Быел кышкы Уеннар Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узачак.

Татарстанның 8 спортчысы кышкы Олимпия уеннарында катнашуга кандидат
Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның 8 спортчысы быел кышкы Олимпия уеннарында катнашу өчен кандидат булып тора. Бу хакта бүген коллегия утырышында Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Бу минутларда министрлык узган 2017 елгы эшенә йомгак ясый.

Билгеле булганча, быел кышкы Олимпиада Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узачак. Владимир Леонов әйтүенчә, бүген Татарстанның 370гә якын атлеты олимпия спорт төрләре буенча Россия җыелма командаларына керә. Министр хәзерге вакытта Татарстаннан 8 кешенең Пхенчханда Олимпия уеннарында катнашу өчен кандидат булуын билгеләп узды.

Олимпиада 9-25 февральдә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100