news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 8 районында мәктәп укучыларның туклану бәяләре арткан

Республиканың җиде районында киресенчә мәктәптә ашау бәясе төшкән.

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). 2016-2017 уку елында Татарстанда 95,9 процент укучылар кайнар аш белән тәэмин ителгән. 1 – 4 сыйныфларда бу сан 98,3 процент, 5 – 9 сыйныфларда 95,3 процент, 10 – 11 сыйныфларда 92,2 процент тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты һәм Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясенең уртак утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте.

Ул республикада мәктәп укучыларының 34,7 проценты ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителгән булуын белдерде.

Ике тапкыр кайнар аш белән Аксубай, Апас, Әтнә, Кайбыч, Лаеш, Саба, Тукай, Теләче, Балтач, Минзәлә районнары укучылар тәэмин ителгән. Буа, Кукмара, Кама Тамагы, Сарман районы белем бирү оешмаларында бу система юк.

31 гыйнварга мәктәп укучыларның ашау өчен хаклары кимү Әлки, Апас, Арча, Балтач, Минзәлә, Тәтеш, Түбән Кама районнарында күзәтеде, дип хәбәр итте Лариса Сулима.

Ә Аксубай, Азнакай, Кукмара, Спас, Лениногороск, Нурлат, Саба, Чистай районнарында туклану бәясе биш сумнан артыкка күтәрелгән. “Туклану бәясенең артуы, менюны төрлеләндерү белән бәйле”, - дип аңлатты министр урынбасары.

2016-2017 уку елында Татарстанда 1394 төп гомуми белем бирү оешмасы эшләп килә. Аларда 385 мең 19 укучы белем ала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100