news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 8 район җирен колачлаган Саба урман хуҗалыгында урманчылар ярышты

Беренчелекне Кукмара, Сабабаш, Курса урманчылары яулады.

 (Саба, 14 сентябрь, “Татар-информ”, Саба таңнары”, Фәнил Мәүлетов). Саба районының Язлы Арташ авылы янында урман буенда шимбә көнне пычкы тавышлары ике сәгать дәвамында яңгырап-ишетелеп торды. Татарстанның 8 район җирен колачлаган Саба урман хуҗалыгында урманчылар ярышты.

Саба урманчылары сентябрьнең өченче якшәмбесенә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан оештырылган традицион бәйгеләренә быел да тугры калган. Ә Саба урманчылары дигәндә, Теләче, Арча, Кукмара районнары биләмәләрендә урнашкан Ленин, Курса һәм Кукмара урман участокларын да күздә тотабыз. Алай гына да түгел, Саба урман хуҗалыгына барысы 8 район җирләрен колачлаган 60,4 мең гектар яшел хәзинә кергән. Әлеге территориягә республика урман тармагында җитештерелә торган товарлыклы продукциянең 18-20 проценты туры килә. Лесхозда яңа цехлар төзелгәч, әлеге күрсәткеч тагын да арту ягына үзгәрде, дип хәбәр итте бүген “Саба таңнары” газетасы.



Биредә һөнәри бәйрәмгә хезмәт уңышлары да куанырлык. Яшел хәзинәне торгызу һәм ишәйтү йөкләмәләре уңышлы үтәлгән. Әйтергә кирәк, яшь үсентеләрне утырту ярышта да һөнәри осталыкны күрсәтүнең мөһим төре итеп алынган иде. “Һәр эшнең үз нечкәлекләре бар. Бездә дә шулай. Утырткан үсентеләрнең рәт аралары һәм һәм бер-берсеннән ераклыклары, биеклеге ГОСТ таләпләренә туры килергә тиеш. Әгәр кәлшә ике бармак арасына кыстырып, бу ике килограмм көч бирү дигән сүз, тартып караганда йолкынып чыга икән, димәк, тиешенчә тапталмаган”, – дип аңлатты хөкемдар Рөстәм Минһаҗев. Ярышта катнашучылар шушы шартларны җиренә җиткереп үтәделәр, алты урманчының дүртесе “5ле”, икесе “4ле” алды. Кузлага куелган агачны дөрес кисү һәм ботаклардан чистартуда баллар пычкы белән эш итү осталыгына карап бәяләнде. Әйтик, тигез итеп шомартылган бүрәнәләргә ботак ролен үтәгән озын чөйләр кагып чыгылган һәм шуларны, кәүсәгә зыян китермичә, тиз арада кисеп төшерергә кирәк иде. Бу төрдә дә “3ле” алучылар булмады.

Ярышта катнашучылар урманнарны саклау, хезмәткә түләү, визирлап участок бүлеп алу, агач утырту, яфраклары буенча агачларны тану кебек номинацияләрдә дә имтихан тоттылар. Аларның белемнәре урманда кабынып киткән утны сүндерүдә дә, кеше гомерен саклау өчен күрелә торган чараларда да сыналды. Хөкемдарлар бәяне гадел бирде. Ә аркан тартышуда, чирәм өстеннән дүртәүләп чаңгыда баруда, утын кисүдә аларның үзләрен дә ярышырга мәҗбүр иттеләр.



Быелгы ярышта да урманчылар үз эшләренең белгечләре икәнлекләрен күрсәттеләр. Барлык балларны кушып, “Һөнәре буенча иң оста”ларны ачыклауга нәтиҗәләр ясалганнан соң, 1  нче урыннар урманчылардан Радик Әхмәтовка (Кукмара урман участогы), мастерлар арасында Рәис Шәкүровка (Сабабаш), урманчы ярдәмчеләре бәйгесендә Фәнис Якуповка (Кукмара), лесничийлар арасында Фәрит Гыйләҗиевкә (Курса) бирелде. Шулай ук егерьләрнең һәм умартачыларның да осталыклары бәяләнеп, Рөстәм Газизҗанов (Сабабаш) белән Марат Закиров җиңү яулады.

Командалар арасында беренче урынга Кукмара, икенчегә Сабабаш, 3нче урынга Мишәбаш урман участоклары чыкты. Җиңүчеләргә грамоталарны, уңышлары белән котлап, Саба урман хуҗалыгы директоры Васил Гыйззәтуллин тапшырды.

Ярышта катнашучыларның һөнәри бәйрәмнәре белән котларга килгән Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Саба урманчыларының хезмәтне ярышлар белән бәйләп алып баруларын уңай бәяләде. “Мондый бәйгеләр кирәк. Онытылганнар искә төшә, башкалар белән аралашасың, тәҗрибә уртаклашасың, яңалыклар туплыйсың. Сезне беләләр, уңышларыгыз белән исәпләшәләр. Төркмәнстаннан килгән урманчылар делегациясенең дә Лесхозда булуы - үрнәк эшегезне еракларларда тануларының ачык мисалы”, – диде ул.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов урманчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, алдынгыларга грамоталар, Рәхмәт хатлары тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100