news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 76 егете бүген ил чикләрен сакларга китә

Көзге чакырылышта республикадан 3500 егет хәрби хезмәткә алыначак.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). 2018 елның көзге чакырылышында Татарстаннан 3500 егет хәрби хезмәткә алынырга тиеш. Шулардан 73 егет бүген ил чикләрен сакларга китәчәк. Аларны хәрби хезмәткә озату тантанасы Казанның “Патриотик” спорт-патриотлык үзәгендә булды.

Булачак солдатларны ерак юлга озатып, үзенең теләк-киңәшләрен бирү өчен, гадәттәгечә, генерал-майор Әхәт Юлдашев килгән иде.

“Сезне Ил алдындагы бурычларыгызны үтәү өчен хәрби хезмәткә озатабыз. Һәр кеше дә үзенең изге бурычын үти алмаска мөмкин. Кулына корал тотып, илен яклый алаган кеше генә чын ир-ат исемен йөртә ала. Дөрес, беренче вакытларда әниегезнең тәмле ашларын, сөйгән ярларыгызны сагынырсыз. Әмма нишләтәсең? Яратсалар, бер генә ел көтәләр инде. Көтми икән, хафаланмагыз, аннан ышанычлырагын табарсыз.

Сез Россия Федерациясе Президенты да, Татарстан Президенты да зур игътибар бирә торган, икътисадый мөнәсәбәтләрне ныгыткан частьларга китәсез.

Минем сезгә киңәшем: командирларыгыз әмеренә буйсыныгыз. Бу сезгә карата хөрмәт кенә уята.  Яңа дуслар табарсыз, әмма игътибарлы булыгыз. Солдат еллары бервакытта да онытылмый һәм анда алган белемнәр гомер буена кирәк”, - диде генерал-майор. 

  • Татарстанда көзге чакырылышка каралган солдатларның беренче төркеме хәрби хезмәткә 23 октябрь көнне китте.
  • 2018 елның октябрь-декабрь айларында Татарстаннан 3500 кеше хәрби хезмәткә алынырга тиеш.

“2018 елның көзге чакырылышына республикадан 3500гә якын кеше хәрби хезмәткә алынырга тиеш. Алар РФның барлык субъектларындагы хәрби частьләргә озатыла. Булачак солдатларны коры җир гаскәрләре, хәрби-диңгез флоты, хәрби-космик көчләр, милли гвардия хәрби частьләренә озатабыз, - диде ТР Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү бүлеге башлыгы Дмитрий Гурылев.

  • Бүгенге көнгә ил чикләрен сакларга 180 солдат киткән.

“Бүген булачак солдатларны Көнчыгыш, Үзәк хәрби округларга озатабыз. Барысы 73 егет хәрби бурычларын үтәү өчен юл ала. Бүген-иртәгә булачак солдатлар коры җир гаскәрләре, милли гвардия, хәрби космик көчләр частьләренә китәчәк”, - диде Гурылев.

Аның сүзләренчә, фәнни роталарга каралган призывниклар да бар. Алар хәрби хезмәткә декабрьдә алыначак.

Булачак солдатларны хәрби хезмәткә озатырга “Патриот” спорт-патриот үзәге җитәкчесе Дмитрий Литвинов, ТР ДОСААФ оешмасы рәисе урынбасары Владимир Трошин, протоиерей Владимир Самойленко һәм Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов килгән иде.

  • Көзге чакырылыш кампаниясе 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Татарстаннан соңгы төркем солдатлар ил чикләрен саклау өчен 26 декабрьдә кузгалачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100