news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Татарстанның 72 басмасы Россиянең Милли тираж хезмәте сертификатларын алды

^Татарстанның 72 басмасы Россиянең Милли тираж хезмәте сертификатларын алды

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Ирина Ксенофонтова). Республиканың ярты миллион нөсхәдән артык уртак берле тираж белән 72 басмасы бүген Россиянең Милли тираж хезмәте сертификатларын алды.

Әлеге уңайдан “Татмедиа” ТР Массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган тантанада газета һәм журналларның җитәкчеләре белән беррәттән Россиянең Журналистлар берлеге рәисе Игорь Яковенко, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, “Татмедиа” генераль директоры Марат Моратов һәм “Идел буеның милли тираж хезмәте” автономияле коммерциясез оешмасының башкарма директоры Марат Мифтахов катнашты.

Үз тиражларын һәм таратылуларын сертификацияләгән ММЧ арасында Казанның 16 һәм республиканың башка шәһәрләре һәм районнарында чыгучы 56 басма бар. Шул исәптән Татарстанның ике иҗтимагый-сәяси газетасы: “Республика Татарстан” һәм “Ватаным Татарстан”, “Молодежь Татарстана”, “Мәдәни Җомга”, “Сувар”, “Мәгърифәт” газеталары, “Идел”, “Казан”, “Сөембикә” журналлары һәм башкалар. Шул рәвешле, М.Мифтахов сүзләренчә, төбәк дәрәҗәсендә беренче тапкыр дәүләт тарафыннан субсидияләнә торган газета һәм журналларның Милли тираж хезмәтенә күпләп керү очрагы булган, бу республикага куәтле реклама ташкыннарын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Билгеле булганча, тиражын һәм тартылуын сертификацияләгән һәр басма Россиянең Милли тираж хезмәте эмблемасын урнаштыру хокукы ала, ул тиражның чынлыгын раслый һәм реклама бирүчеләргә әлеге ММЧны реклама мәйданчыгы буларак потенциалын гына билгеләргә түгел, ә аны ялган тиражларын күрсәтүче намуссыз конкурентлары арасыннан аерып чыгарырга мөмкинлек бирә.

“Идел буеның милли тираж хезмәте”нә ике коммерцияле басма – “Мобилки” журналы (Казан) һәм “Нижнекамское время” газетасы – кергән. Якын араларда аларның сафларын башка коммерцияле басмалар тулыландырачак.

"Татмедиа"ның генераль директоры Марат Моратов Татарстанның ММЧ җитәкчеләрен бу вакыйга белән котлап, республиканың медиа базары өчен "үтә күренмәлелек" принцибы актуаль булуын һәм моны агентлыкның Милли тираж хезмәте белән бергә хезмәттәшлектә тәэмин итәргә ниятләвен билгеләп үтте.

Тираж хезмәтенең югары стратегик максатларын Россиянең Журналистлар берлеге генераль секретаре Игорь Яковенко билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, сертификацияләү механизмы һәм тираж аудиты журналист, редактор, нәшрият хезмәтләре һәм финанс уңыш арасында турыдан-туры бәйләнеш урнаштыра. "Без журналистлар даирәсендә билгеле тигезсезлек булуына омтылабыз. Кем талантлы, гадел, намуслы эшли, ул ялганчы һәм ялкаудан яхшырак яшәргә тиеш. Гаммәви мәгълүмат чараларында һәм җәмгыятьтә "абруй институты" булсын, ә журналист, редактор һәм аерым басманың абруе "уңышка илтүче үзенчәлекле "социаль лифт" булып хезмәт итсен, - дип ассызыклады илнең баш журналисты. "Без Татарстанда Милли тираж хезмәтенең реклама бирү, медиа-үлчәмнәр үткәрү белән бәйле сигез юнәлеше үсеше турында килештек. И.Яковенко Татарстанның ММЧ җитәкчеләренә бу эшнең нәтиҗәсен үз бюджетларыгызда сизәчәксез, дип вәгъдә итте.

ТР Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова ММЧ вәкилләрен илнең Милли тираж хезмәтенә күпләп керүләре белән котлады. "Милли тираж хезмәте бүгенге көндә республика ММЧ базар шартларында исән калсын өчен генә түгел, ә нәтиҗәле үсеше өчен безгә кирәкле корал", - дип билгеләп үтте ул. Р.Ратникова соңгы вакытта уңай тенденцияләр буларак, Россия журналистлар берлегенең ТР "Татмедиа" Массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белен ныклы хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте. "Агентлыкта журналистика, полиграфия эшчәнлеген яхшы белүче һәм масс-медиа тармагы белән бәйле башка мәсьләләрне хәл итә алучы көчле профессоналлар командасы эшли. Мондый хезмәттәшлек нигезле һәм ике як өчен дә файдалы”, - дип ассызыклады Р.Ратникова.

news_right_1
news_right_2
news_bot