news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның 7 меңнән артык укучысы Республика Яңа ел чыршысына әзерләнә

Тамашада сәхнә тормышына өйрәнүче республикадан 800 гә якын бала катнашачак.

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”). 21 нче декабрь көнне 13 сәгатьтә Казанның “Татнефть-Арена” боз сараенда Республика Яңа ел чыршы бәйрәме узачак.

Тамашага 7-11 сыйныфларда белем алучы 7 меңнән артык укучы – иҗтимагый мәктәп тормышы лидерлары, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, ятим балалар һәм балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, шул исәптән Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән 2 мең укучы чакырылган.

Быелгы Чыршы бәйрәменең темасы – “Нәрсә соң ул Яңа ел, яки бер кар бөртеге тарихы”. Бу әкият һәркайсыбызның тылсымчы була алуы турында хикәяләячәк. Тамашада сәхнә тормышына өйрәнүче республикадан 800 гә якын бала катнашачак. Шоуны хореографик һәм вокаль ансамбльләр, фигуристлар чыгышы бизәячәк. Ә кичәнең төп сюрпризы буларак популяр төркем концерты әзерләнә, аның исеме әлегә сер булып саклана. Тамаша килгән һәр бала татлы күчтәнәч белән кайтып китәчәк.

Һава торышы начар булган очракта, Татарстанның ерак муниципаль районнарыннан килгән тамашачылар өчен “Патриот” Республика үзәгендә һәм “Идел” яшьләр үзәгендә урыннар әзерләнгән, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot