news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның 6 министры яшьләр арасында дублерлар эзли
Бүген Казанда балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәсе лидерлары һәм җитәкчеләренең республика конкурсын ачу тантанасы була
Скопировать ссылку
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ). Бүген Казанда «Вверх!» балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәсе лидерлары һәм җитәкчеләренең республика конкурсын ачу тантанасы була. Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтен формалаштыра, Татарстанның 6 министрының дублеры булу мөмкинлеге ала һәм республика министрлыкларында стажировка үтәчәк.
Тантаналы чарада 43 конкурста катнашучыдан тыш Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, ТР икътисад министры урынбасары Инсаф Хәйруллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, югары уку йортлары ректорлары һәм Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнаша.
Яшь лидерларны министр Марат Бариев җитәкчелегендәге дәрәҗәле эксперт советына бәяләргә туры киләчәк.
Конкурсантлар 6 командага бүленгән, алар ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык, Икътисад, Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, мәгариф һәм фән, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыкларын тәкъдим итә.
“Вверх!” конкурсында катнашучылар өч көн дәвамында министрлар исеменнән мөрәҗәгать итәчәк, социаль проектлар тәкъдим итәчәк. Иң катлаулы конкурс дублерларны сайлап алу һәм министрлыкка вакант вазыйфасына әңгәмә үтү була.
3 октябрьдә 16 сәгатьтә конкурста җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак. Аларга министрлыкта стажировка үтү сертификаты биреләчәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2