news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 6 чаңгычысы Олимпия җыелмасының киңәйтелгән исемлегенә кергән

Республиканың спорт министрлыгы вәкилләре Россия җыелмасының кышкы Уеннарда катнашачагына шикләнми.

Татарстанның 6 чаңгычысы Олимпия җыелмасының киңәйтелгән исемлегенә кергән
Султан Исхаков
(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 2018 елда Корея Республикасының  Пхенчхан шәһәрендә узачак кышкы Олимпия уеннарында Татарстан спортчылары да катнашачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов җиткерде.

 
Чаңгы спорты буенча узып баручы сезонга нәтиҗәләр ясаган чарада, алда торган максатлар да барланды. Һәм, әлбәттә инде, Олимпиадага әзерлек турында да сөйләшенде.
 
“Хәзерге вакытта Макларенның докладындагы күп кенә әйберләр алып ташлана башлады, шуңа да Россия җыелмасы кышкы Уеннарда катнаша алыр, дип уйлыйм. Россия җыелмасы данын Татарстан спортчылары – чаңгычылар, сноубордчылар, хоккейчылар яклаячак. Тәгаен исемнәр турында соңрак сөйләшеп булачак, чөнки алар даими үзгәреп тора. Әлегә 6 чаңгычыбыз ил җыелмасының киңәйтелгән исемлегенә кертелгән, – диде Хәлил Шәйхетдинов.
 
 
Министр урынбасары чаңгы спортының республикада үсештә булуын, аның массакүләм спорт төренә әйләнә баруын да ассызыклады.
 
“Моның өчен уңайлы шартлар булдырырга тырышабыз. Татарстанның Чаңгы һәм биатлон федерациясе, аерым алганда аның җитәкчесе Илшат Фәрдиев тарафыннан зур эшләр башкарыла. Быел, мәсәлән, республикада 21 модульле комплекс төзеләчәк. Алдагы ике елда Юдино бистәсендәге “Локомотив” стадионында чаңгы-биатлон комплексын төзекләндерү эшен төгәлләргә ниятлибез. Ул берничә этапка бүленеп башкарылачак”, – диде Шәйхетдинов.
 
Исегезгә төшерәбез, “Локомотив” стадионында заманча чаңгы-биатлон комплексы төзү тәкъдимен Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясендә Россия чаңгы федерациясе президенты Елена Вяльбе җиткергән, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге фикерне куәтләп алган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100