Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның 5682 хатын-кызы беренче балаларына айлык түләүне алды
Быел Татарстан әниләренә пособие күләме 8490 сумны тәшкил итә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Быел Татарстанның 5682 хатын-кызына беренче балалары туу уңаеннан яңа айлык түләү билгеләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
“Быел Татарстан әниләренә пособие күләме 8490 сумны тәшкил итә. Киләсе елның икенче кварталында республикада балалар өчен яшәү минимумы күләме шулай билгеләнгән”, - диелгән хәбәрдә.
Айлык түләүгә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң балалары туган яки уллыкка алган хатын-кызлар хокуклы. Шул ук вакытта гаиләнең уртача кереме, Татарстанда узган елның икенче кварталында билгеләнгән суммадан, эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменнән 1,5 тапкырдан, ягъни 13713 сумнан артмаска тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз