Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның 5 районыннан килгән 100 яшь армияче хәрби әзерлек нигезләрен үтте
Биектау районының «Яшь парашютчы» лагерында «Ватанпәрвәрләр үстерәбез» дигән яшь армиячеләр сменасын ябу тантанасы булды.
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстанның 5 районыннан килгән 100 яшь армияче хәрби әзерлек нигезләрен үтте. Биектау районының «Яшь парашютчы» лагерында «Ватанпәрвәрләр үстерәбез» дигән яшь армиячеләр сменасын ябу тантанасы булды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанның ДОСААФ оешмасы идарә рәисе урынбасары Владимир Трошин һәм лагерь җитәкчесе Фәнис Зарипов сменада катнашучыларга - бүләкләр, шулай ук җәйге палаткалы лагерьның укытучылары һәм инструкторларына ТР ДОСААФ оешмасының Рәхмәт хатларын тапшырды.
- Яшь армиячеләр сменасы ДОССАФ оешмасының Үзәк аэроклубы базасында узды. Бер атна эчендә Татарстанның 5 районыннан килгән 100 яшь армияче автомобиль йөртү, кул сугышы серләрен үзләштерде, тактик, инженер, парашют, һава-десант әзерлеге нигезләрен үтте, радиотүгәрәккә йөрде, ГТО нормаларын тапшырды, Бөек Ватан сугышы, Россия армиясе ветераннары һәм Казан гарнизоны офицерлары белән очрашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз