Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның 5 районы башлыгы түрә креслосын депутатлык мандатына алыштырырга мөмкин
Ф.Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советына сайланган ТР Хөкүмәте әгъзаларына һәм район башлыкларына карата үз фикерен белдерде
(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ", Аяз Исмәгыйлев). “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүген матбугат конференциясендә “Бердәм Россия” нең күпчелек тавыш җыйган партия исемлеге әгъзалары арасында депутатлар мандатларын билгеләү турында фикерен белдерде.
Искәртеп узабыз: сайлау нәтиҗәсе буенча, “Бердәм Россия” пропорциональ система буенча ТР парламентында 47 депутат мандатына хокук алды. “Чыганаклар” арасында башкарма хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнары да бар. Закон буенча алар хәзерге эшләрен депутатлык эшчәнлеге белән бергә алып бара алмый.
Татарстанда сайлауларда “Бердәм Россия” исемлеген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Шулай ук исемлеккә ТР вице-пемьеры Юрий Камалтынов, республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, 5 муниципаль район башлыклары кертелгән иде.
“ТР Президенты закон буенча Үзәк сайлау комиссиясенә гариза язарга һәм депутатлык мандатыннан баш тартырга тиеш. Ул Президент эшен дәвам итәчәк. Бу чакырылыш депутатлары арасыннан Федерация Советына вәкил сайлаячакбыз. Ул шулай ук, тавыш бирүдән соң, депутатлык мандатын калдырырга тиеш. Аны исемлек буенча торган кандидат алачак. Шулай итеп, 47 кеше сайланса, димәк 48 нче һәм 49 нчы кандидатлар да ТР Дәүләт Советына депутат булу мөмкинлеге ала. Калганнар арасында депутатлык мандатын калдырырга теләүчеләр булмас дип уйлыйм”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан “бердәмроссия”леләренең лидеры, аерым алганда, Рафис Борһанов турында: “Без аның белән фикерләштек. Ул сайланган, әгәр бу карарны яңадан карамаса, ул спорт министры вазыйфасыннан китеп, ТР парламентына эшкә киләчәк”, - диде.
Шул ук вакытта Ф.Мөхәммәтшин, республиканың Дәүләт Советына сайланган ТР Хөкүмәте әгъзалары буенча соңгы карарны Татарстан Президенты кабул итәчәк, дип белдерде.
ТР вице-премьеры Юрий Камалтынов журналистларга: «Без барыбыз да ТР Президенты командасында, ул карар кабул итәчәк”, - дип белдерде.
“Бердәм Россия” партиясе исемлегенә кертелгән Зәй, Бөгелмә, Чистай, Баулы, Кукмара муниципаль районнраы башлыкларына килгәндә, алар белән сөйләшүләр булды. Депутат вазыйфасына сайланучылар үз районнарын калдырачак, диде Ф.Мөхәммәтшин.
Искәртеп узабыз: Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан парламенты рәисе вазыйфасына сайлану өчен, үз кандидатурасын тәкъдим итәргә ниятләвен белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз