Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның 46 авылында ирекле янгын сүндерүчеләр командасы өчен җылы депо кирәк
Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы янгын сүндерү техникасы сакланган деполарны республика программасы нигезендә төзергә тәкъдим итә.
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республика муниципаль районнарындагы ирекле янгын сүндерүчеләр бүлекчәләре өчен кышын җылытыла торган биналар төзү һәм төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде. Баш идарә җитәкчесе урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Рафаиль Мотыйгуллин бу уңайдан тәкъдимнәрен Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы Президиумына кертте.
Республикада ирекле янгын сүндерүчеләр бүлекчәләрен булдыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары 2011 елда чыккан иде.
Рафаиль Мотыйгуллин Президиумның чираттагы утырышында чыгыш ясап, ирекле янгын сүндерүчеләр бүлекчәсен оештыруга шартлар булдыру – җирле мәсьәләләргә кагылуын искәртте. Бу очракта ул “Янгын куркынычсызлыгы турында” һәм “Россиядә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында”гы федераль кануннарга таянды.
Полковник китергән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Татарстанда федераль янгынга каршы хезмәтнең янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре 585 торак пунктны саклый. Әлеге торак пунктларда барлыгы 3085,030 мең кеше, ягьни республиканың 80 процент халкы яши. “Татарстанның янгыннан саклау” дәүләт учреждениесе бүлекчәләре исә барлыгы 332,239 мең кеше (8,62 процент) гомер иткән 763 торак пунктка (24,45 процент) хезмәт күрсәтү өчен җаваплы.
“Янгыннан саклау бүлекчәләре янгын куркынычсызлыгы таләпләре турындагы техник регламентка җавап бирергә тиеш. Мәсәлән, шәһәр җирлегендә янгын чыккан урынга беренче янгын сүндерү машинасының килеп җитү вакыты 10 минуттан артмаска, ә авыл җирлегендә 20 минуттан артмаска тиеш дигән шат бар. Бүлекчәләр шуңа карап урнаштырыла”, – ди Рафаиль Мотыйгуллин.
Хәзерге вакытта республикада 624 торак пунктта ирекле янгын сакчылары бүлекчәләре оештырылган: алар 413,053 мең кешенең (10,72 процент) иминлеген саклап, норматив вакыт буенча барлыгы 1686 торак пунктка (54,1 процент) хезмәт күрсәтергә сәләтле.
“Бүлекчәләрнең янгынга чыгарга әзерлек дәрәҗәсен бәяләгәндә төп шартларның берсе – янгын сүндерү техникасы җылытылган бина эчендә торырга тиеш. Булган мәгълүматларга караганда, бүген 46 авылда, ягъни 46 ирекле янгын сүндерүчеләр командасы кирәкле бина белән тәэмин ителмәгән. Димәк, кышкы айларда аларның янгын сүндерү техникасы хезмәт күрсәтә алмый дигән сүз. Шул сәбәпле, кышкы чорда күп кенә торак пунктларны янгыннан саклау дәрәҗәсе кими”, – ди Рафаиль Мотыйгуллин. Мисалга ул, Алексеевск, Биектау, Югары Ослан, Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Тукай, Балык Бистәсе, Чистай районнарындагы авылларны китерде.
Полковник үз чиратында район башлыкларын “Ирекле янгын сүндерү командасы штабы” модульле бинасы проекты белән таныштырды. Мәйданы 118,14 квадрат метрны тәшкил иткән депоны Азнакайда тиз корып куелышлы конструкцияләр заводында ясатырга мөмкин дип әйтте. Аның берсе якынча 4,5 миллион сумга бәяләнә. Гомумән санаганда, республикада мондый модульле биналар төзү өчен 206,2 миллион сум акча таләп ителер иде.
Рафаиль Мотыйгуллин авылларда депоны гражданнарның үзара салым салудан җыелган акчаларына төзергә киңәш итә. Әмма район башлыклары халыкның үзара салым акчасына бу эшне башкарып чыгу мөмкин түгеллеген ассызыклады. Әйтик, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев сүзләренчә, 4,5 миллион сумны биш ел җыярга туры килер иде. “Халыктан моның кадәр акча җыю мөмкин хәл түгел”, – диде район башлыгы.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров фикеренчә, ирекле янгын сүндерүчеләр бүлекчәләренә җылытыла торган биналар төзелешен Хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрү дөрес булыр. “Бу корылмалар төзелешен, фельдшер-акушерлык пункты, клублар, ветеринария пунктларын төзегән кебек, республика программасына кертергә кирәк. Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы шул хакта республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәчәк”, – дип белдерде Минсәгыйть Шакиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз