Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның 40 оешмасы коронавирустан саклану чараларын тиешенчә үтәмәве ачыкланган
Татарстан предприятиеләренә Роспотребнадзордан 7 меңгә якын кисәтү кәгазе бирелгән.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның 40 оешмасында коронавирустан саклану чаралары тиешенчә үтәлмәве ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Барлыгы 9 мең 692 объект тикшерелгән. «Нигездә, безнең кисәтүләр объектларның 95 процентында үтәлә. Объектларның 5 процентында, 40 оешмада, хилафлыклар, хокук бозулар булган. Каядыр шәхси саклану чаралары җитәрлек түгел, каядыр аларны дөрес кулланмыйлар, каядыр санитар-дезинфекция режимы үтәлми, дезинфекция чаралары җитми, я биналарны, өслекләрне тиешенчә җыештырмыйлар», — диде Любовь Авдонина.
Аның сүзләренә караганда, предприятиеләргә карата барлыгы 194 беркетмә төзелгән. Тикшерүләр дәвам итәчәк.
«Контрольдә тотыла торган объектлар саны арта бара. Бу сәнәгать предприятиеләре, азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы, транспорт оешмалары, хезмәт күрсәтү өлкәсе, медицина учреждениеләре, җәмәгать туклануы нокталары. Безнең тарафтан хәзер эшли торган предприятиеләргә 7 меңгә якын кисәтү кәгазе бирелде», — диде Авдонина. Ул узган атнада 545 яңа кисәтү ясалганын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз