news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 40 хуҗалыгыннан нәселле терлекләр "Бөтенроссия кыр көне"ндә тәкъдим ителә

Күргәзмә мәйданнарының гомуми мәйданы 60 гектар булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар.

(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 5-7 июльдә Татарстанның Лаеш районында “Бөтенроссия кыр көне-2017” узачак. Анда терлекчелек тармагына аерым мәйдан бүленеп, күргәзмә оештыру күздә тотыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

“Терлекчелек” бүлегендә Татарстанның 40 хуҗалыгыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән нәселле терлек һәм кош-кортны күрергә мөмкин булачак. Алар арасында сыерлар, атлар, сарыклар, кәҗәләр, күркәләр, дөяләр, страуслар, фазаннар һәм башкалар булачак.

Моннан тыш, терлекләрне үстерү өчен заманча җиһазлар, азык һәм азык кушылмалары, ветеренария продукциясе белән дә танышырга мөмкин булачак. Азыкны әзерләү, азык өстәле белән идарә итү буенча мастер-класслар үткәрү дә ниятләнә.

Күргәзмә мәйданнарының гомуми мәйданы 60 гектар булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100