Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның 4 башлангыч һәм урта махсус белем бирү учреждениесе инновацияле белем проектларын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан ярдәм алачак
Татарстанның 4 башлангыч һәм урта махсус белем бирү учреждениесе инновацияле белем проектларын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан ярдәм алачак
(Казан, 22 май, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Быел «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында эшче кадрлар һәм югары технологияле производство өчен белгечләр әзерләүче уку йортларына дәүләт ярдәме системасы эшли башлады. Ул инновацияле белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы уку йортларына федераль бюджеттан 20-30 млн. сум күләмендә грантлар бирүне күздә тота.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы инновацияле белем бирү проектларын гамәлгә ашыручы башлангыч һәм урта махсус һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында конкурс игълан иткән иде. ТР Мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов бүген журналистлар белән очрашуда хәбәр иткәнчә, дәүләт ярдәменә дәгъва итүче 266 уку йорты конкурска үз проектларын юллаган. Шуларның 210 ы конкурста катнашу хокукын алган. 11 майда конкурс комиссиясе яшерен тавыш бирү юлы белән 76 инновацион программаны сайлап алган. Аларны финанслау өчен федераль бюджеттан 1,8 млрд. сум ярдәм биреләчәк. Җиңүчеләр саны буенча, Татарстан Свердловский, Мәскәү өлкәләреннән генә калыша. Конкурста катнашкан 6 уку йортының 4 се җиңү яулаган. Алар – Апасның 92 нче һөнәр училищесы («Белем бирү кластеры кысаларында эшчеләрне әзерләү структурасын камилләштерү буенча проект тәкъдим иткән), Чаллының 57 нче һөнәри училищесы («Заманча автомобиль корпорациясе өчен эшче персонал әзерләү»), Алексеевский районындагы 97 һөнәр лицее («Югары технологияле үсемлекчелек һәм терлечелек тармаклары өчен белгечләр әзерләүнең эчтәлеген модернизацияләү»), Казанның 19 нчы лицее («Нефтехимия тармагы өчен белгечләр әзерләү»). Аларның һәрберсе 30 млн. сум күләмендә дәүләт ярдәме алачак. Уку йортлары җитәкчеләре бу акчаларны лаборатор, техник җиһазлар, методик әсбаблар алуга тотарга ниятли.
Рәис Шәйхелисламов сүзләренә караганда, җиңүчеләрне билгеләгәндә эш бирүчеләрнең белгечләр әзерләү процессында катнашуы мөһим роль уйнаган. Конкурста катнашканда уку йортлары алдына белем бирү программаларын финанслауда, эш бирүчеләрнең дә катнашуы мөһим шарт итеп куелган. Шул рәвешле, җиңеп чыккан инновация программаларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле сумманың яртысы гына федераль бюжеттан бирелә. Калган өлеше база предприятиеләре, республика бюджеты, уку йортының үз чыганаклары исәбенә финансланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз