news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 36 районында ясле җитмәү мәсьәләсе хәл ителгән

1,5-3 яшьлек балаларны бакча белән тәэмин итү күрсәткече 5 процентка артып, уку елы башына 72 процентка җиткән.

(Актаныш, 20 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның 36 районында 1,5-3 яшьлек бөтен бала өчен дә бакчаларда урын булдырылган. Республикада барлыгы 43 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы бар.

«1,5-3 яшьлек балаларны бакча белән тәэмин итү күрсәткече 5 процентка артып, уку елы башына 72 процентка җитте. 36 муниципаль районда бу күрсәткеч барлык яшь категорияләре балалары өчен 100 пооцентны тәшкил итә» — диде мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белем бирү тармагында эшләүчеләрнең август киңәшмәсендә.

Соңгы ике ел эчендә республикада 12 мең балага исәпләнгән 58 бакча җиткерелгән. Аларның 5,5 мең урыны ясле балалары өчен булган. Төркемнәрнең профилен алыштырып, бәләкәчләр өчен өстәмә урыннар булдыру планы да бар икән.

«Гамәлгә ашырылучы чаралар уңай нәтиҗә бирә — республикада мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге күрсәткече үсә. Балалар бакчаларына мохтаҗ балаларның 94 проценттан артыгы урын белән тәэмин ителгән», — диде Илсур Һадиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100