news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның 36 районында иҗтимагый советлар төзелде
Бүген ТР Иҗтимагый палатасы утырышында Татарстанда гражданлык җәмгыятенең формалашуы һәм үсеше хакында фикер алыштылар
Скопировать ссылку
(Казан, 23 декабрь, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Бүген ТР Иҗтимагый палатасы утырышында Татарстанда гражданлык җәмгыятенең формалашуы һәм үсеше хакында фикер алыштылар. ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашында узган чараны палата рәисе Илгиз Хәйруллин үткәрде.
ТР Иҗтимагый палатасына хәзер республиканың барлык закон проектларына башлангыч экспертиза үткәрү хокукы бирелә. Ә Министрлар Кабинеты иң әһәмиятле карарларны экспертизага җибәрәчәк.
Илгиз Хәйруллинның сүзләренә караганда, агымдагы елда гына да 40 тан артык норматив–хокукый акт иҗтимагый экспертиза узган. Моның өчен җәмәгать тыңлаулары, дәүләт структуралары һәм коммерцияле булмаган оешмаларның җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәлләр үткәрелгән, идарә итү караларын кабул итү өчен кирәкле тәкъдимнәр эшләнгән.
ТР Иҗтимагый палатасы эшчәнлеге дәверендә тупланган тәҗрибә күрсәткәнчә, муниципалитетлар дәрәҗәсендә коммуникатив мәйданчыклар булдырырга кирәк. Әлеге максатка ирешү өчен, 2008 елда Татарстанда иҗтимагый советлар формалаштыру эше башланды. Бүгенге көндә алар 36 муниципаль районда оештырылган. Мондый советлар кайбер министрлык һәм ведомстволарда да эшләп килә.
Киләчәктә коммерцияле булмаган оешмалар һәм хакимият арасында гына түгел, ә коммерцияле булмаган оешмалар һәм гади гражданнар арасында диалог булдыру ТР Иҗтимагый палатасы эшенең мөһим юнәлеше булырга тиеш. Моннан тыш, коммерцияле булмаган һәр оешмага палата эшчәнлегендә актив катнашу һәм Татарстанда гражданлык җәмгыятен үстерүгә үз өлешен кертү өчен мөмкинлек тудырырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2