news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 36 муниципаль берәмлегендә торак йортларны капиталь төзекләндерү эшләре 100 процент кабул ителгән

ТР Дәүләт торак инспекциясе күп фатирлы 793 йортның 773ендә капиталь ремонт эшләрен кабул иткән

 (Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт торак инспекциясе Татарстанның 36 муниципаль берәмлегендә капиталь төзекләндерү эшләре 100 процент кабул иткән. Күп фатирлы  барлыгы 793 йортның 773ендә капиталь төзекләндерү эшләре кабул ителгән.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәргән видеоконференция режимындагы республика киңәшмәсендә шулай дип хәбәр ителде.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов республикада торак фондын һәм социаль объектларда (гомумбелем бирү мәктәпләре, балалар бакчалары, сәламәтләндерү лагерьлары, ветеринария хезмәте биналары) капиталь төзекләндерү, "Уңайлы мохит" программаларын тормышка ашыру, инженер инфраструктура системаларын модернизацияләү һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру турында сөйләде.

Әйтик, 2014 елда "Уңайлы мохит" программасы буенча социаль өлкәнең 135 объекты мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр файдалана алырлык итеп үзгәртелә. Быел программага барлыгы 539,6 миллион сум акча каралган. Хәзерге вакытта республикада башкарылган эшләр 99,7 процент тәшкил итә, дип хәбәр итте министр урынбасары.

2014 елда 42 муниципаль берәмлектәге 104 мәктәп адаптацияләнә. 2014 елда бу максатларга 271,9 миллион сум акча бүленгән (хәзерге вакытта эшләр 99,8 процентка башкарылган).

Ф.Хәнифов сүзләренчә, агымдагы елда мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы буенча барлык 45 муниципаль берәмлектә дә (159 мәктәп) эшләр тәмамланган. Барлык белем йортларында укулар бара.

Фәрит Хәнифов белдергәнчә, соңгы ике атнада республиканың 7 муниципаль районның төзелеш объектларында куркынычсызлык техникасын үтәү буенча 118 тикшерү узган, алар нәтиҗәсендә куркынычсызлык техникасын бозу ачыкланмаган.

Социаль ипотека программасын тормышка ашыру турында тулырак итеп ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100