Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның 35 предприятиесендә санэпидрежим бозу очраклары ачыкланды
Ведомство чикләү чаралары йомшартылганнан соң ачылган 875 объектны тикшерде.
(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Роспотребнадзорның Татарстан буенча республикада чикләү чараларын бетергәннән соң яңадан ачылган 875 оешманы тикшерде һәм 35 предприятиедә санитар-эпидемиологик режимны бозуны ачыклады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Без бүген ачылган һәм эшли торган объектларны тикшерүне дәвам итәбез. Бер атнада 1 264 күрсәтмә бирелде һәм 875 объект тикшерелде. Тикшерелгән объектларның 4 процентын тәшкил итүче 35 объектта хокук бозу ачыкланган», — диде Любовь Авдонина.
Тикшерүләрне шул исәптән пассажир транспорты предприятиеләрендә дә уздырганнар. Анда да хокук бозу очраклары ачыклану дәвам итә. Белгечләр кондукторларның битлексез эшләвен, ә пассажирларның шәхси саклану чаралы кулланмавын ачыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз