news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 33 районында 37 гаилә өлкән кешене тәрбиягә алган

Олы яшьтәге кешеләрне тәрбиягә алган гаиләләргә ай саен 4-8 мең сум акча түләнә.

Татарстанның 33 районында 37 гаилә өлкән кешене тәрбиягә алган
архив/Султан Исхаков

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасының 33 районында өлкән кешене тәрбиягә алган 37 гаилә исәпләнә. Бу хакта бүген журналистларга йомгаклау коллегиясе алдыннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

“2016 елдан өлкән кешеләрне гаиәләгә алу буенча яңа проект башлаган идек. Олы яшьтәге кешеләрне тәрбиягә алган гаиләләргә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелә. 4 мең сумнан 8 мең сумга кадәр айлык акча түләнә”, - диде министр. Аның әйтүенчә, моңарчы ялгыз яшәгән өлкәннәр гаиләләрдә үзләрен башкача хис итә.

Эльмира Зарипова докладында 2018 елда тармак карамагындагы учреждениеләрдә өлкәннәр белән эшләүнең төрле технологияләре актив кулланылганын әйтте. 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк 41,6 мең ятим һәм ялгыз яшәүчеләрнең өйләренә барып хәлен белгәннәр. 2018 елның гыйнварыннан мобиль бригадалар 3,5 мең тапкыр урыннарга чыккан, 23,6 меңгә якын кешегә социаль хезмәт күрсәтелгән.

Министр әйтүенчә, авылда яшәүче өлкән буын кешеләренә үз өендә сыйфатлы хезмәт күрсәтү проблемасы 2019 елда хәл ителергә тиеш.

“Республикадагы торак пунктларның 40 проценты район үзәкләреннән 20-70 км ераклыкта урнашкан. Аларда ялгызы гомер итүче өлкән яшьтәге гражданнар өчен социаль хезмәткәр юк. Проблеманы хәл итү өчен, “демография” милли проекты нигезендә, республикада 43 өстәмә күчмә бригада төзеләчәк (88 бригадага кадәр). Федераль бюджет акчалары хисабына 43 автомобиль сатып алыначак”, - диде Эльмира Зарипова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100