news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 31 районында язгы кыр эшләренә керештеләр

Алдагы ике атнага фаразланган һава торышы буенча туң туфракка ашламалар кертү эшләрен башкару өчен уңай чор булачак.

Татарстанның 31 районында язгы кыр эшләренә керештеләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Тукай районнары игенчеләре язгы кыр эшләренә кереште. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Районнардан, ашламалар кертергә иртәрәк түгелме әле, дигән сораулар килә. Галимнәр һәм практиклар күрсәтмәләре буенча, иртә тукландыру икътисади акланган агроалым, бигрәк тә көзге культуралар зәгыйфьрәк чыккан кишәрлекләрдә. Шуңа күрә эшне шундый кишәрлекләрдән башларга кирәк. Чәчүлекләрне тукландыруны иртә башлау агрегатларга һәм эшләүчеләргә йөкләнешне нәтиҗәлерәк бүләргә мөмкинлек бирә», — диде Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Соңгы 30 елда иң югары уңыш җыелган еллар — 1997 һәм 2008 еллар. Әмма 1997 елда чәчүгә соң чыгалар, апрельнең өченче декадасында (24.04.1997, тулаем җыем — 6,2 млн тонна), ә 2008 елда — күпьеллык уртача вакыттан иртәрәк, апрельнең беренче декадасында (07.04.2008, тулаем җыем — 6,3 млн тонна).

Димәк, уңыш күрсәткечләре эшләрнең кайчан башлануына гына түгел, ә вегетация чорындагы һава шартларына, шулай ук технологияләрнең үтәлешенә дә бәйле. Болар шулай ук уңыш өчен зур әһәмияткә ия. Шуңа бәйле рәвештә, хәзер районнарда, районнарга беркетелгән җаваплы затлар катнашында, авыл хуҗалыгы оешмаларының һәм фермер хуҗалыкларының эш планнарын яклау бара.

Бүгенгә республикада көзге культуралар 42,8 мең гектарда тукландырылган, күпьеллык үләннәр — 14,7 мең га. Быел көзге культураларны барысы 486,7 мең га мәйданда тукландырырга кирәк булачак, күпьеллык үләннәрне — 484,1 мең гектарда. Республика кырларында орлыкларны инкрустацияләү буенча актив эш алып барыла. Бу эшкә Зәй, Кайбыч, Нурлат, Сарман, Тәтеш, Ютазы, Түбән Кама һәм Тукай районнары кереште. Бүгенгә ул эш 5,7 мең тонна башкарылган.

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджеттан ярдәм ала алалар. Бу акчаларны бер гектар чәчүлеккә кимендә 35 кг минераль ашламалар туплаган хуҗалыклар алырга мөмкин. Быел бер гектар чәчүлек мәйданына 70 кг нан артык туклыклы матдә кертү бурычы куелды. Шуңа күрә түбәнрәк күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100