news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанның 300 авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым мәсьәләләре буенча референдумнар узачак

1 мартта халык тавыш бирәчәк

  (Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Мартта Татарстанның 20 муниципаль районы 300 дән артык авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым салу мәсьәләләре буенча җирле референдумнар узачак, дип хәбәр ителә ТР ҮСК сайтында.

1 мартта Яшел Үзән, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим муниципаль районнарында референдумнар старт ала.

Ай дәвамында Татарстанның Алексеевск, Тәтеш, Апас, Сарман, Балык Бистәсе, Зәй, Чүпрәле, Кукмара, Тукай, Теләче, Питрәч, Балтач, Аксубай районнары авыл җирлекләрендә тавыш бирүләр чарасы узачак.

Җирле референдум халык тарафыннан кайбер мәсьәләләрне хәл итү максатыннан үткәрелә, әгәр авыл җирлегендә 50 проценттан артык кеше катнашса, узган дип санала. Референдумда катнашучыларның 50 проценттан артыгы билгеле карар өчен тавыш бирсә, ул кабул ителгән дип санала.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100