Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның 30 волонтеры 2011 елда Эрзурумда узачак Универсиадага юл тота
21 гыйнварда Татарстанның 30 волонтеры Төркиянең Эрзурум шәһәренә юл тота. 27 гыйнвардан 6 февральгә кадәр биредә XXV Бөтендөнья кышкы универсиадасы узачак
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). 21 гыйнварда Татарстанның 30 волонтеры Төркиянең Эрзурум шәһәренә юл тота. 27 гыйнвардан 6 февральгә кадәр биредә XXV Бөтендөнья кышкы универсиадасы узачак.
Төркиягә “Команда-2013” волонтерлык проекты кысаларында конкурс нигезендә сайлап алуны уңышлы узган 2013 елгы Универсиаданың иң яхшы волонтерлары стажировкага китә.
“Команда-2013” конкурсының беренче сезоны 2010 елның 24 апрелендә башланды һәм 27 июньдә төгәлләнде. 8 конкурс атнасы дәвамында 13 волонтерлар командасы төрле биремнәр үтәде: мәктәпләр һәм югары уку йортларында Универсиаданы тәкъдим итте, ветераннарга ярдәм күрсәтте, видеоклиплар төшерде, тематик фотосетлар оештырды, спорт чараларын оештыру һәм үткәрүдә ярдәм итте. “Универсиаданы каршылап” Халыкара волонтерлар лагере кысаларында төгәлләнгән конкурс марафоны нәтиҗәләре буенча «20:13» һәм «Light 4U» командалары җиңүче дип табылды, алар Төркиядә стажировка узу мөмкинлегенә ия булды.
Соңгы дүрт ай дәвамында волонтерлар “Казан-2013” башкарма дирекциясе тарафыннан оештырылган төрек теленә интенсив өйрәтү курсларын узды.
Стажировкага китәр алдыннан, 17, 18 һәм 19 гыйнвар көннәрендә, волонетрлар алдында тагын кыскача әзерлек курсы узу бурычы тора. Алар волонтерлар эшчәнлегенең төп төрләре, кросс-мәдәни коммуникация, конфликтология өлкәсендә өстәмә белем һәм күнекмәләр алачак, Волонтерлар кодексын өйрәнеп кабул итәчәк, тренинглар үтәчәк.
2011 елда Эрзурумда узачак Универсиада кысаларында Татарстан волонтерлары Россия җыелма командасы атташесы сыйфатында эшләр дип көтелә. Бу хакта 2013 елгы Уеннар дирекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз