news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның 3 йөзүчесе Россия данын Универсиадада яклаячак

29 нчы Бөтендөнья җәйге Универсиада быел Кытайның Тайбэй шәһәрендә уза.

(Казан, 5 май, "Татар-информ"). 19-30 августта Кытайның Тайбэй шәһәрендә 29 нчы Бөтендөнья җәйге Универсиада уза. Биредә спортчылар 21 спорт төре буенча көч сынашачак.

Бөтенроссия йөзү федерациясе Президиумы Россия чемпионаты нәтиҗәләреннән чыгып, Универсиадага барачак йөзү буенча илнең җыелма командасын раслады. Составка 30 йөзүче – 19 ир-егет һәм 11 хатын-кыз спортчы кергән. Алар арасында Татарстанның да өч йөзүчесе бар. Алар – спорт остасы, 23 яшьлек Казан егете Никита Королёв, халыкара класслы спорт осталары, 20 яшьлек Казан егете Эрнест Мәкъсүмов белән 18 яшьлек Чаллы кызы Ирина Приходько.

news_right_1
news_right_2
news_bot