Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның 3 районында “Коръән гыйлеме” курсы уздырыла
Шуңа 2 атна вакыт каралган
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Бүген “Коръән гыйлеме” курсы үткәрелә башлады. Укулар 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте сайты.
Квалификация күтәрү курсын ТР МДН, РИИ һәм КФУ уздыра. Укулар Мамадыш, Чистай, Буа районнары мәдрәсәләрендә үткәрелә. Лекцияләрне РИИ мөгаллиме Рамазан Курамшин укый. Коръән хакында гыйлем тупларга теләгән һәркем укуларга килә ала. Курслар – түләүсез. Белем эстәү мәсьәләсендә ramkur-1978@yandex.ru электрон почтасына язып, мөгаллим белән элемтәгә керергә мөмкин.
Лекцияләр “Изге Коръән билгеләре”, “Коръән иңү. Пәйгамбәргә иңгән беренче аятьләр”, “Пәйгамбәр заманында Коръәнне туплау”, “Коръән аятьләрен ятлау” һәм башка темаларны колачлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз