news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 29 районында укучыларның белеме гадел бәяләнмәгән

"Муниципаль мәгариф органнарына бу мәсьәләгә җитди игътибар бирергә кирәк", - ди Рафис Борһанов.

Татарстанның 29 районында укучыларның белеме гадел бәяләнмәгән
tatarstan.ru

(Казан, 15 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча, Рособрнадзор Татарстанда укучылар белеме гадел бәяләмәгән районнарны ачыклаган. Бу - 29 муниципаль районда 53 мәктәп. Бу хакта бүген "Тәрбия - белем бирү сыйфатын күтәрү факторы" темасына республика август киңәшмәсендә ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

"Муниципаль мәгариф органнарына бу мәсьәләгә җитди игътибар бирү, Рособрнадзордан алынган нәтиҗәләргә җентекле анализ үткәрү һәм укытучылар белән тиешле методик эш оештыру мөһим", - диде министр.

  • Бөтенроссия тикшерү эшләре - урта һәм югары сыйныф укучыларының төрле фәннәрдән белемнәрен тикшерү чаралары. Мондый тестлар беренче тапкыр 2015 елда узган. 9-11 сыйныфларда укучыларның белемнәре БДИ һәм Төп дәүләт имтиханы өчен сайланмаган предметлардан сынала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100