news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 29 мәктәбе илнең 500 иң яхшы белем бирү оешмалары исемлегенә кертелде

131 нче номерлы Казан лицее иң яхшы мәктәпләр рейтингында 23 нче урынны алды.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2016-2017 уку елында югары нәтиҗәләр күрсәткән 500 иң яхшы белем бирү оешмасы исемлеген әзерләде, дип хәбәр итә РИА "Новости".

Татарстаннан рейтингка 29 мәктәп кергән. Алар арасында Казанның 19 нчы гимназиясе, Яр Чаллының 57 нче, 76 нчы һәм 77 нче номерлы гимназияләре, шулай ук автокаланың А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицее, Казанның 121 нче, 131 нче номерлы лицейлары, 2 нче номерлы лицей-интернаты, 141 нче һәм 146 нчы номерлы мәктәпләре, Ж.А.Зайцева исемендәге 122 нче һәм 125 нче гимназияләр, Яр Чаллыдагы 26 нчы гимназия, Чистадайдагы 3 нче гимназия, Түбән Камадагы 32 нче гимназия, Казанның 7 нче, 9 нчы, 90 нчы, 94 нче гимназияләре, 159 нчы номерлы лицей, Мамадыштагы К.А.Вәлиев исемендәге 2 нче номерлы лицей, Түбән Каманың 35 нче лицее һәм 10 нчы, 27 нче мәктәпләре, Яр Чаллының 32 нче номерлы мәктәбе, Казанның 72 нче номерлы мәктәбе, Бөгелмә районының М.Онджель исемендәге лицей-интернаты, КФУның IT-лицее һәм Н.И.Лобачевский исемендәге лицее бар.

Беренче урынында – Санкт-Петербургтагы 239 нчы номерлы Президент физика-математика лицее, икенчедә – Саранскиның сәләтле балалар лицее, өченчедә – 179 нчы номерлы Мәскәү мәктәбе.

Топ-25 исемлегендә күпчелек урынны Мәскәү мәктәпләре алып тора. Шулай ук алар арасында югары нәтиҗә күрсәткән Чиләбе, Екатеринбург, Новосибирск, Киров, Вологда һәм Омск мәктәпләре дә бар. Бу исемлектә Казанның 131 нче номерлы лицее 23 нче урында урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100