Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның 27 районында ягып җылыту сезоны башланды
Казанда 24 сентябрьдә торак йортларга җылылык бирү башланачак.
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда социаль учреждениеләргә һәм торак йортларга җылылык җибәрә башладылар. 27 муниципаль районда 1,2 меңнән артык котельная эшли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйтте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җылыту чорына әзерлек буенча республика штабы киңәшмәсе республика Хөкүмәте йортында булды. Киңәшмәне Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
Алексей Фролов үз докладында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә 1,2 мең котельная җибәрелгән, 3,6 меңнән артык күпфатирлы йорт, 795 мәктәп һәм 1 меңнән артык балалар бакчасы җылытыла. «27 районда: Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Буа, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау һәм башка районнарда җылылык җибәрү турында карар кабул ителде», – дип хәбәр итте ул.
Шулай ук Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Актаныш һәм Буа башкарма комитетлары җитәкчеләренең докладлары да яңгырады. Чаллыда торак йортларга җылылык җибәрү процессы башланды инде. Казанда торак йортларга җылылык бирү 24 сентябрьдә башланачак.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Рөстәм Нигъмәтуллин җылылык сезонына әзерлек эшләрен оешкан төстә һәм төгәл башкарырга кушты.
«Һичшиксез, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә, торак йортларга җылы җибәрергә кирәк. Җылылык мәсьәләсе – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Муниципаль берәмлек җитәкчеләреннән мәсьәләне шәхси контрольгә алуыгызны сорыйм», - диде Татарстан беренче вице-премьеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз