news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның 26 районында язгы кыр эшләре башланды

Республиканың 26 муниципаль районында көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыралар.

Татарстанның 26 районында язгы кыр эшләре башланды
Александр Эшкинин

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә кереште. Республиканың 26 муниципаль районында көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыралар, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Министрлыкның оператив мәгълүматларына караганда, 2018 елның 17 апреленә көзге культуралар - 50,9 мең (планның - 10 проценты), күпьеллык үләннәр 18 мең (4 процент) гектар мәйданда тукландырылган.

Зәй районы аграрийлары көзге культураларга 12,8 мең гектар мәйданда ашлама керткән. Сарман районында әлеге эшләр – 11,6 мең (67 процент), Азнакай районында 6 мең (42 процент) гектарда башкарылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot