news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның 26 район башлыгы Президент кулыннан яңа автобус ачкычларын кабул итеп ала

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мәктәпләренең берсендә экология дәресендә дә катнаша.

Казан, 1 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казандагы мәктәпләрнең берсендә экология дәресендә катнашырга ниятли. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми интернет-порталында хәбәр ителә.

Аңа кадәр Рөстәм Миңнеханов яңа мәктәп автобусларын тапшыру тантанасында да катнашачак. Бүген 26 муниципаль районга 51 автобус тапшырылачак. Президент кулыннан район башлыклары балалар йөртү өчен көйләнгән 11 – Ford Transit  микроавтобусы һәм 40 – «ГАЗ-322121» автобусы ачкычларын кабул итеп алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot