Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның 250дән артык кешесен талпан тешләгән
Казанда язгы сезон башлангач 78 кеше, талпан тешләү сәбәпле, табибларга мөрәҗәгать иткән
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстанда, 8 май мәгълүматларына караганда, 262 кеше, талпан тешләү сәбәпле, табибларга мөрәҗәгать иткән, алар арасында - 69 бала, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе.
Казанда талпан тешләүдән 78 зыян күргән, Әлмәт районында - 36, Чаллыда - 28, Түбән Камада- 21, Лениногорскида - 17, Актанышта - 12, Алабугада - 11, Зәйдә - 9, Нурлат районында - 8, Әгерҗедә - 7, Менделеевскида - 5, Яшел Үзән һәм Сабада - 4, Алекссевскида - 3, Югары Ослан, Биектау, Арча һәм Буада 2шәр, Тукай, Мөслим, Спас, Баулы, Ютазы һәм Лаешта - 1шәр кеше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз