news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 24 мәктәбе Россиянең иң яхшы белем бирү оешмалары рәтенә кергән

Иң яхшы мәгариф оешмалары исемлеген Мәскәүнең өзлексез математик белем бирү үзәге әзерләгән

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Узган уку елында югары нәтиҗәләргә ирешкән Россиянең иң яхшы белем бирү оешмалары исемлегенә Татарстанның 24 мәктәбе кергән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәү өзлексез математик белем бирү үзәге "Россия сегодня" Ххалыкара мәгълүмат агентлыгы һәм "Учительская газета" мәгълүмати ярдәмендә, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы теләктәшлегендә иң яхшы 500 мәгариф оешмасы исемлеген төзегән.

2013-2014 елларда югары нәтиҗә күрсәткән 25 мәгариф оешмасы арасында Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей - 24 нче урында. 

Россиянең иң яхшы 500 мәктәбе исемлегендә Татарстанның 19 мәктәбе бар. Алар арасына Казандагы 2, 131, 145 нче һәм Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей, 7, 19, 102, 122, 139 нчы гимназияләр, 9, 39 һәм 132 нче урта мәктәпләр бар. Чаллы белем бирү йортларыннан бу исемлеккә 78 нче лицей, 26, 76 нчы гимназия эләккән. Түбән Каманың 35 нче лицее, Бөгелмәнең 2 нче лицее һәм 6 нчы урта мәктәбе, Алабуганың 10 нчы урта мәктәбе дә кергән.

Моннан тыш, Россиянең 54 алдынгы авыл мәктәбе арасында Татарстанның 5 мәктәбе дә бар: Әлки районының Иске Матак, Арча районың Лесхоз урта гомум белем бирү мәктәпләре, Бөгелмә районының лицей-интернаты, Чүпрәле районының Иске Шәйморза урта гомум белем бирү мәктәбе һәм Чирмешән районының Чирмешән кадетлар интернат-мәктәбе. 

Әйтергә кирәк, рейтингны төзегән вакытта гомумбелем бирү оешмаларыннан бәйсез укучыларның әзерлек дәрәҗәсен билгеләү параметрлары - БДИ, шулай ук Бөтенроссия укучылар олимпиадаларының төбәк һәм йомгаклау этаплары нәтиҗәләре истә тотылган.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100