news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 22 районында берьеллык үләннәрне беренче кат чаптыруны төгәлләделәр

Алдынгылар арасында Чирмешән, Лаеш, Биектау, Саба, Арча һәм Тәтеш районнары бар.

Татарстанның 22 районында берьеллык үләннәрне беренче кат чаптыруны төгәлләделәр
tatarstan.ru

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Терлек азыгы әзерләү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә. 2020 елның 29 июненә оператив белешмәләр буенча Татарстан Республикасының күпчелек районнары күпьеллык үләннәрнең беренче катын чаптыруны төгәллиләр. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ныклы азык базасын әзерләү бик мөһим, чөнки аннан башка терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру буенча куелган бурычларны үтәү мөмкин түгел.

Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан 13 мең тонна печән, 27 200 тонна сенаж әзерләнгән. Шартлы 1 баш терлеккә 33 центнердан артык азык әзерләнгән дигән сүз.

Алдынгылар арасында Чирмешән (8 мең тонна печән һәм 8 400 тонна сенаж), Лаеш (3 мең тонна печән һәм 24 800 тонна сенаж), Биектау (7,1 мең тонна печән һәм 40 900 тонна сенаж), Саба (8,5 мең тонна печән һәм 95 700 тонна сенаж), Арча (18,5 мең тонна печән һәм 104 100 тонна сенаж) һәм Тәтеш (12 мең тонна печән һәм 31 300 тонна сенаж) районнары бар.

Нурлат (11,7 мең тонна печән һәм 51 200 тонна сенаж), Баулы (14,4 мең тонна печән һәм 15 900 тонна сенаж), Тукай (12,2 мең тонна печән һәм 39 700 тонна сенаж), Кама Тамагы (3,6 мең тонна печән һәм 28 400 тонна сенаж), Түбән Кама (8,3 мең тонна печән һәм 32 500 тонна сенаж), Чүпрәле (3,4 мең тонна печән һәм 41 600 тонна сенаж) һәм Әтнә (1,6 мең тонна печән һәм 80 300 тонна сенаж) районнарына темпны арттырырга кирәк.

Татарстан Республикасы буенча барлыгы 447 491 га (98 процент) күпьеллык үлән чаптырылган, шулардан 153 630 га печән, 269 244 га сенаж, 24 585 га яшел азык һәм силос. Барлыгы 317,7 мең тонна печән һәм 1 654 700 тонна сенаж әзерләнгән. Бу шартлыча 1 баш терлеккә 11 центнердан артык азык әзерләнгән дигәнне аңлата. Планда — кимендә 30 центнер, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100