news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 22 районы мәгариф оешмалары яңа 25 мәктәп автобусы алды

Автобуслар федераль программа буенча бирелгән.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Дәүләт Советы бинасы янында республиканың 22 районы мәгариф оешмасына яңа автобус ачкычлары тапшыру тантанасы булды.

Балаларны йөртү өчен 25 яңа 22 кешелек Ford Transit автобусы ачкычларын ТР Премьер-министры урынбасары – фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов тапшырды.

Татарстан фән һәм мәгариф министры сөйләвенчә, республика бюджетыннан август аенда бүлеп бирелгән акчаларга 78 мәктәп автобусы, шул исәптән 61 Ford Transit һәм 17 «ПАЗик» алынган. Барлык транспорт педагогларның август киңәшмәсе алдыннан Татарстан муниципаль районнарына һәм ведомстводагы оешмаларга тапшырылган. Мәктәп автобуслары балаларны йөртү куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә навигация һәм тахографларның спутник системасы белән җиһазландырылган.

“Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән бергә база мәктәпләренә кадәр килүче юлларны яхшырту өстендә эшлибез. Шулай ук мәктәпләрне автобуслар белән тәэмин итү дә бик мөһим. Безнең балаларның һәркайсы өчен гарантияле, сыйфатлы белем алуда мәктәпләр әзер булырга тиеш. Әлеге 25 автобус быел беренче ел эшләүче һәм алга таба да эшләячәк федераль программа буенча алынды. Безнең өчен зур вакыйга бу. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегенә мәгариф системасына ярдәмнәре өчен рәхмәтлебез», – диде Э. Фәттахов.

Исегезгә төшерәбез: РФ Хөкүмәте тарафыннан 2016 – 2017 уку елларында мәгариф оешмаларын федераль бюджет хисабыннан тәэмин итүче «Мәктәп автобусы» программасы кабул ителгән иде. Яңа мәктәп автобуслары эксплуатация срогы беткән яки балаларны ташуда тиешле таләпләргә җавап бирми торган транспортны алыштыра.

Вице-премьер сүзләренә караганда, узган ел республика хисабыннан районнар 48 мәктәп автобусы алган. « 175ләп автобуска ихтыяҗ бар иде. Фактта без барлык мәгариф оешмаларын автобуслар белән тәэмин иттек», – дип билгеләп үтте ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100