Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның 2020 елга бюджеты кабул ителде
2020 елга бюджет керемнәре 270 млрд 70 млн 246,8 мең сум, чыгымнар 273 млрд 213 млн 187,1 мең сум тәшкил итә.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстанның 2020 елга бюджеты кабул ителде. Дефицит 3,1 млрд сумнан артык. Закон проекты өченче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
2020 елга бюджет керемнәре 270 млрд 70 млн 246,8 мең сум, чыгымнар 273 млрд 213 млн 187,1 мең сум тәшкил итә. Дефицит 3 млрд 142 млн 940,3 мең сум дигән сүз.
Закон проектына ТР Министрлар Кабинетыннан, парламентарийлардан 420 төзәтмә кабул ителгән. 28 төзәтмә төшереп калдырылган. Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, төзәтмәләр нигезендә, керем һәм чыгымнар белән бюджет акчасы 5,1 млрд сумга артуын билгеләп узды.
«2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына ТР бюджеты турында» закон проекты өченче укылышта кабул ителде.
2021 елга бюджет кереме 274 млрд сум, чыгымнар 276,9 млрд сум, дефицит 2,8 млрд сум булыр дип фаразлана.
2022 елга фараз түбәндәгечә: керемнәр 279,9 млрд сум, чыгымнар 282,6 мллд сум, дефицит 2,6 млрд сум булыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз