news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 2017 елгы бюджетында керемнәр чыгымнардан 13 млрд сумга артыграк - Л.Якунин

Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет рәисе керемнең 61,6 проценты нефть компанияләренә туры килүен белдерде.

Татарстанның 2017 елгы бюджетында керемнәр чыгымнардан 13 млрд сумга артыграк - Л.Якунин
http://gossov.tatarstan.ru/

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 38нче утырышында “Татарстан Республикасының 2017 елгы бюджеты үтәлеше турында” Татарстан законы проекты беренче һәм өченче укылышларда каралды.  Республиканың 2017 елгы бюджеты 13,2 млрд сумнан артык күләмдә профицит белән үтәлгән.

Бу мәсьәлә буенча Татарстанның финанс министры Радик Гайзәтуллин чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, республиканың консолидацияләнгән бюджетына 2017 елда 287,6 млрд сум акча кертелгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 258 млрд сум. Тулаем алганда, республика бюджетының керем өлеше 244,3 млрд сум күләмендә үтәлгән. Керемгә салым 82,2 млрд сум тәшкил иткән. Керемнең күпчелек өлеше нефть чыгаручы компанияләргә туры килә – алар бюджетның 61,6 процентын тулыландырган.

Чыгымнар күләме 274 млрд сум тәшкил иткән. Консолидацияләнгән бюджет чыгымнарыннан 26,7 проценты - мәгарифкә, 18,3 проценты - сәламәтлек саклау тармагына, 14,2 проценты - социаль сәясәткә, 5 проценты - мәдәният һәм кинематографиягә, 3,9 проценты - физкультура һәм спортка юнәлдерелгән. 30 дәүләт программасын гамәлгә ашыру өчен акчаның 98,7 проценты сарыф ителгән.

Соңгы еллар эчендә беренче тапкыр 2017 елда Татарстан бюджетының еллык керемнәре чыгымнардан 13,2 млрд сум күләмендә артыграк булып үтәлгән. Бу хакта сессия утырышында Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет рәисе Леонид Якунин хәбәр итте.

Ул профицитның дәүләт контрактларын түләргә, юл эшләре программасын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә булышканын билгеләп узды. Ул Татарстанда икътисади үсеш күзәтелгәнен, тулай төбәк продукты 2 трлн 100 млрд сумнан артканын искәртте. “Узган елда рисклар булуга карамастан, икътисади үсеш салым һәм салым булмаган керемнәрне 24 млрд сумга арттыруга мөмкинлек бирде”, - ди депутат.

Тулаем алганда, 2017 елгы бюджет 244 млрд 567 млн 721 сум күләмендә үтәлгән, чыгымнар 231 млрд 88 млн 521 мең 300 сум тәшкил итә. Керемнәр чыгымнардан 13 млрд 179 млн 199 мең 700 сумга артык.

“Профицит зур булуга карамастан, Хөкүмәткә һәм муниципаль хакимияткә бюджет законының төгәл үтәлешенә һәм программаларга бүленеп бирелгән акчаның тулысынча үзләштерелүенә игътибар бирү кирәк”, - дип Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Премьер-министр Алексей Песошинга мөрәҗәгать итте һәм чыгымнар структурасын төгәл билгеләүне сорады. Ул шулай ук бюджетны караганда кичектерелеп килгән мәсьәләләр онытылмаска тиешлеген әйтте. “Профицит булгач, аларга кире кайтып булыр иде. Халык безнең бу сораулар буенча вәгъдәләрне игътибар белән күзәтә”, - диде.

Закон проекты тулаем кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100