Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның 2017 елга һәм 2018-2019 елларга бюджет планы I укылышта кабул ителде
Узган ел 1 еллык бюджет кабул ителгән иде. Булачак бюджетка төзәтмәләр 12 ноябрьгә кадәр кертелергә тиеш.
(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларының 22 нче утырышында “2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” 282-5 нче номерлы закон проекты I укылышта кабул ителде.
Закон проектын депутатларга тәкъдим иткән Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, киләсе елда республика бюджеты күләме 166 млрд 786 млн 326 мең сум булачак. Чыгымнар исә 174 млрд 353 млн 309 мең сум тәшкил итәр дип фаразлана. Бюджет кытлыгына килгәндә, ул 7 млрд 566 млн 983 мең булачак.
Агымдагы ел бюджеты кереме 160,6 млрд сум, чыгымнар 166,4 млрд сум, дефицит 5,8 млрд сум дип фаразланган иде.
Узган ел, икътисади кризиска бәйле рәвештә, 1 еллык кына бюджет кабул ителде. Быел исә, алдагы еллардагы кебек, 3 еллык бюджет планы каралды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бюджет проектына карата игътибарлы булырга өндәде.
“Бюджет әле I укылышта гына кабул ителә. II укылышта ул үзгәрешләр кичерер һәм бу үзгәрешләр безнең файдага булыр дип өметләнәбез. Белүегезчә, кыенлыклар алар калачак. Бу бездән кабул ителәчәк бюджетка карата бик игътибарлы булуны сорый”, – диде парламент рәисе.
Бюджетка төзәтмәләр 12 ноябрьгә кадәр кертелергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз