news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның 2016 елда тышкы сәүдә әйләнеше кимеп, 3,5 миллиард доллар тәшкил иткән

Татарстан таможнясы былтыр чик аша төрле товар керткән-чыгарган 995 оешманы теркәгән.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 2016 елда 3,5 миллиард АКШ доллары тәшкил иткән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында булган брифингта республика таможнясы башлыгы, таможня хезмәте генерал-майоры Альберт Мавликов белдерде.

“2016 елда Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 3 миллиард 520 миллион доллар тәшкил итте. Бу 2015 елдагыдан 22 процентка азрак. Сәүдә әйләнеше АКШ долларларында исәпләнгәнгә, сәүдә әйләнешендә моны җитди кимү дип булмый. Аның сәбәпләре берничә, шул исәптән доллар курсы тирбәнеше дә. Татарстан таможнясы былтыр чик аша төрле товар керткән-чыгарган 995 оешманы теркәде”, – дип билгеләп үтте таможня башлыгы Альберт Мавликов.

news_right_1
news_right_2
news_bot