Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның 17 районында язгы кыр эшләренә керештеләр
Үсемлекләрне иртә яздан тукландыру (көзге культуралар хәлсезләнгән участокларда бигрәк тә) икътисади яктан үзен аклый торган агрочара булып тора, дип искәртте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстанның 17 районында язгы кыр эшләренә керештеләр. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Министр билгеләп үткәнчә, якындагы ике атнада һава торышы туңган туфракта уҗымнарга минераль ашлама кертергә мөмкинлек бирә, бүгенге көндә 17 районда үсемлекләрне тукландыруга керешкәннәр инде.
Үсемлекләрне иртә яздан тукландыру (көзге культуралар хәлсезләнгән участокларда бигрәк тә) икътисади яктан үзен аклый торган агрочара булып тора, дип искәртте министр.
Дүшәмбедән кыр эшләрендә катнашучы авыл хуҗалыгы машиналарын кабул итү башлана.
Муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Актаныш районы игенчеләренең республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керешүе хакында хәбәр ителгән иде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз