news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 167 сайлау участогы электрон тавыш бирү комплексы белән җиһазландырылачак

Ул сенсор корылмадан тора, сайлаучы аның ярдәмендә электрон бюллетеньнан файдаланып тавыш бирә ала

  (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауда республиканың 36 муниципаль районы территориясендәге 167 сайлау участогында электрон тавыш бирү комплекслары (комплекс электронного голосования - КЭГ) урнаштырылачак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

Әлеге комплекс сенсор корылмадан тора, сайлаучы аның ярдәмендә электрон бюллетеньнан файдаланып тавыш бирә ала. Электрон тавыш бирү комплексларында беренче тапкыр ТРның ике дәүләт телендәге бюллетеньнар кулланыла. 14 сентябрьдә 20.00 сәгатьтә участокта тавыш бирү тәмамлангач, комплекс, автомат рәвештә, тавышлар санын белдерә һәм тавыш бирү беркетмәләрен формалаштыра, бастырып чыгара. Ике беркетмәне дә сайлау комиссиясе әгъзалары имзалый. Бу саннарны җиһазның кәгазь тасмасындагы мәгълүмат белән дә чагыштыру мөмкинлеге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100