news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 16 укучысы математика буенча БДИны тиешле вакытыннан алда тапшыра

Математика буенча беренче имтихан Казанның 6нчы гимназиясе базасында үткәрелә

 (Казан, 23 март, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүгеннән Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының тиешле вакытыннан алда бирелә торган этабы башланды. Математика буенча беренче имтиханны Татарстан укучылары Казанның Идел буе районындагы 6нчы гимназия базасында тапшыра. Сынаулар 10.00дә башланып, 3 сәг 55 мин буе дәвам итәчәк.

ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов сүзләренә караганда, тиешле вакытыннан алда бирелә торган БДИны алдагы елларда мәктәп тәмамлаучылар һәм педагогик совет карары буенча рөхсәт бирелгән быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра. Имтиханның бу төрен тапшыру хокукына төп дулкын вакытында планлы операция кичерергә, спорт ярышларында катнашырга тиешле укучылар, шулай ук чит ил югары уку йортына керүчеләр ия булырга мөмкин, дип сөйләде чыгыш ясаучы.

Андрей Поминов шунысына да игътибар юнәлтте: башка еллардагыдан аермалы буларак, быел математика буенча БДИ база һәм профиль дәрәҗәләренә бүленгән. Бүген исә математика буенча база дәрәҗәсендәге беренче ихтихан уза. Татарстанда аны 16 укучы бирә. База дәрәҗәсендәге БДИ аттестат алу, мәктәпне тәмамлау өчен кирәк. Әлеге имтиханны тапшырып, математиканы югары дәрәҗәдә белү таләп ителмәгән югары уку йортына да керергә була. Профиль дәрәҗәсендәге БДИны математика һәм катнаш дисциплиналарны киләчәк һөнәри эшчәнлекләрендә файдаланырга ниятләүче чыгарылыш укучылары тапшыра. Әлеге имтихан 26 мартта узачак. Татарстанда 68 кеше шундый сынау алдында тора, диде ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары.

Андрей Поминов быелгы имтихан нәтиҗәләренең уңай булачагына зур ышаныч белдерде. “Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек системасын елдан-ел камилләштерәбез. Яңа уку елыннан укучыларга БДИ форматындагы тестларны узып карау мөмкинлеге тудырылды. Хәзерге вакытта балаларның белем сыйфатын 11нче сыйныфны тәмамлаганда гына түгел, ә 4нче, 6нчы, 8нче, 9нчы һәм 10нчы сыйныфтан соң да тест ярдәмендә, шул исәптән БДИ форматында, бәяләү системасы формалашып килә. Нәтиҗәдә, укучылар бу форматның ни икәнен белә, аңа ияләшә һәм, мәктәпне тәмамлаганда, бердәм дәүләт имтиханнары аларны куркытмаячак”, – дип шәрехләде ул әлеге мәсьәлә уңаеннан һәм быел методик эшчәнлеккә дә зур игътибар бирелүен ассызыклады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын теге яки бу фән буенча БДИ тапшыруга әзерләүче укытучылар үзләре дә яхшы гына әзерлек үтте, диде чыгыш ясаучы.

Бүген математика буенча имтиханны Татарстанның төрле муниципаль берәмлекләреннән килүчеләр, шул исәптән Яшел Үзән шәһәренең 16нчы мәктәбенең 11нче сыйныф укучылары Илназ Габидуллин һәм Марат Зыятдинов та тапшыра. Сынауны тиешле вакытыннан алда бирүнең җитди сәбәбе бар: егетләр БДИның төп дулкыны вакытында Сочида уздырылачак кросс-кантри (тау велосипеды) буенча ярышларда катнашачак. БДИга мәктәптә дә, репетиторларга йөреп тә әзерләнгәннәр. Имтиханны нинди билгегә бирәчәкләрен тәгаен генә әйтә аламасалар да, нәтиҗәләрнең яхшы буласына ышаналар. Мәктәпне тәмамлагач, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенә укырга керергә хыялланалар. Илназ белән Марат рус теле һәм биология буенча БДИны да вакытыннан алда тапшырырга җыена. Сүз уңаеннан, рус теле буенча бу төр сынаулар 30 мартта узачак, анда республикадан 99 кеше катнашыр дип көтелә.

Сарман кызы Эльмира Сабирова исә узган ел математика буенча БДИны тапшыра алмаган һәм 9нчы сыйныф аттестаты белән көллияткә укырга кергән. Быел исә имтиханны уңышлы гына узып, КФУның чит телләр бүлегенә укырга кермәкче. Кызның былтыр рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле буенча тапшырылган БДИ нәтиҗәләре яхшы булган. Быел югары уку йортына кергәндә, Эльмира әнә шул нәтиҗәләрне файдаланачак.

Искәртеп үтәбез: БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда химия буенча бу төр имтиханны 15 кеше бирә, география буенча – 4, рус әдәбияты буенча – 23, җәмгыять беле буенча – 72, физика буенча – 44, информатика һәм мәгълүмати технологияләр буенча – 9, биология буенча – 30, тарих буенча – 41, инглиз теле буенча – 18, испан теле буенча – 1.

.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100